Акция "БЕРЛӘШТЕРСЕН БЕЗНЕ САБАНТУЙ!"

 

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.
Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.
Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз — халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыру.
#КультураБарда #БардаЗиен #Сабантуй #ЕР59 #Регион59

"ПартиниКА" бию төркеме, җитәчесе Алсу Назаргулова